УДЕЛ и. рус тар. 1) XII – XVI гасырларда Русьта аерым кенәзнең биләмәсе булган территория, җир. Ләкин Мәскәү Казанга гына түгел, Кырымга да, Әстерханга да, хәтта исеме белән ханлык (русча – «патшалык») булып саналса да, чынында Рус дәүләтенең удел кенәзлеге булган Касыймга да йолым түләп килгән. Р.Фәхретдинов 2) 1917 елга кадәр патша гаиләсенеке булган җирләр, күчемсез милек (1863 елга кадәр – крестьяннар да). Әйләнә-тирәдәге иксез-чиксез алпавыт җирләренә, очсыз-кырыйсыз казна, удел урманнарына карап торырлык булгач, крестьян булып яшәвеңдә ни файда? Т.Гыйззәт |