УДА’РНИКЛЫК и. 1) Ударник булу сыйфаты. Әгәр без баш тартсак, шулмы безнең ударниклыгыбыз? А.Алиш. Аннан соң үзегез узган собраниедә, ударниклык – эш сәгатен артык эшләүдә түгел, билгеләнгән сәгатьләрдә ялкауланмыйча җитез эшләүдә, дигән идегез. Т.Гыйззәт 2) Тизләтелгән темплар белән башкарыла торган удар эш. Кулакларның янавына карамастан, мин ударниклыкка язылдым. К.Нәҗипова |