УДА’РНИК II и. рус 1) тех. Утлы коралларда аткан вакытта патронның капсюлен бәреп вату өчен хезмәт итә торган деталь. Кул астындагы иң җайлы материал агач булганга, тоттык та беренче наганны агачтан ясадык. Тоткасы да бар, көпшәсе дә – бары агачтан, резин белән худланган ударнигы гына тимер, ә күрер күзгә чын наганнан бер дә ким түгел. А.Гыйләҗев

2) Уен коралларының бәреп тавыш чыгара торган өлеше

3) Ансамбльдә бәрмә уен кораллары һәм шуларда уйнаучы артист



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә