УДА’РНИК I и. рус 1) СССРда норманы, планны арттырып үтәүче алдынгы эшче. Алай дисәң, фәкать безнең ристан гына Ударниклар исәбеннән төшеп калды. М.Саттаров. Түбән Кама сусаклагычы төзелә башлагач, су басасы җирләрдәге урманны кисү эшләрен производство алдынгысы, КПСС әгъзасы, Коммунистик хезмәт ударнигы Габбас Чанышевка йөклиләр. А.Хәсәнов

2) сөйл. Мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә укучы. Минем энем ударник, ди. Гел бишле билгесенә генә укый, ди. В.Юныс. Яхъя белән миңа, училищены ударник булып тәмамлаганыбыз өчен, алга таба вузда укырга рөхсәт бирелде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә