УДАР II с. 1. 1) Хезмәттә планнарны һәм нормаларны үтәүдә алдынгы. Ул менә, эшлик, ди, тырыша, башкаларга да тырышып эшләргә куша, ярышырга да каршы түгел, әмма аңар удар бригадалар төземәсеннәр, Борисны ударник итмәсеннәр, чөнки болар, аныңча, бар да формаль кебек күренә. А.Алиш. Төп удар төркем әйләнгеч юллар белән алдан җибәрелгән иде. Ф.Зариф 2) Үтә әһәмиятле, кичектерелми торган, ашыгыч (эш, йөкләмә һ.б.ш. тур.). Аннары удар төзелешкә килүчеләр заманча, шәп йортларга күченәчәк. В.Имамов. Бер төркем артистлар белән ул вакыттагы Ленинградка – удар комсомол төзелешенә культуралы хезмәт күрсәтергә бардык. А.Хәмзин 3) Аеруча киеренке барган, интенсив (хезмәт тур.) 4) Шундый бик киеренке эшкә багышланган . Удар бишкөнлек игълан иттеләр! А.Гыйләҗев. Вагонга җыелышкач, удар айлыкта җиңеп чыкканнары өчен, бригадага күчмә вымпел тапшырды. Р.Вәлиев 2. рәв. мәгъ. Ударникларча; алдынгы ысуллар, темплар белән. Эшче станокта удар эшли. Һ.Такташ. Актив эш алып барабыз Тавыклар арасында; Удар йомырка салалар Агы да, карасы да. Г.Афзал |