УДАР I и. рус 1) иск. Бик көчле һөҗүм, кинәт булган хәлиткеч атака. Дошманга бик күп ударлар ясыйбыз, әмма ул әле җиңелмәгән. Г.Кутуй. Алар тиз арада бер урыннан икенче урынга күчә, шулай итеп, дошманга көтмәгәндә удар ясый алалар... В.Нуруллин 2) күч. Кемгә дә булса аяктан егарлык, бик начар тәэсир ясый торган авыр хәл, гамәл, вакыйга. Ләкин үз гаризасының министр кулына эләгеп кире кагылуы... монысы аның өчен бик җитди һәм булып үткән хәлләрдән соң иң каты удар иде. Г.Әпсәләмов. Без шахтёрлар өчен шахталар ябылу каты удар булды. З.Хәким 3) сөйл. Мигә кан саву, паралич, фалиҗ. «Инсульт юк, инфаркт булмаган, мәгәр организмы нык таушалган, тегесенең дә, бусының да булу ихтималы бик мөмкин», – дип, Нәҗипне йөрәкләре удар алганнар палатасына салдылар. А.Гыйләҗев |