УГЫЧ и. 1) Ашамлыкларны уып нечкә генә телемнәр яки порошок хәленә китерү өчен кулланыла торган үткен тырнаклы калай рәвешендәге кухня кирәк-ярагы. Бәрәңгене ваграк турыйсың, тагы да куерак булсын өчен, угычтан да бераз уздырасың. М.Мәһдиев. Сарымсакны бик әйбәтләп угычтан чыгарам. Э.Шәрифуллина

2) а.х. Ашлык бөртеген кибәктән, кылчыктан, кабыктан арындыру механизмы; русчасы: шасталка. Археологик казу эшләре вакытында табылган таш китмәннәр, бөртек угычлар, эт һәм кәҗә сөякләре шул турыда сөйлиләр. Татарстан тарихыннан хикәяләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә