УГЫ’ЗЧА рәв. 1. 1) Угыз телендә. Угызча сөйләшү 2) Угызлар кебек, шулар гадәтенчә. «Кыйссаи Йосыф» телендә угыз эпосыннан («Китаби Дәдәм Коркыт») алынган фразеологизмнар, метафоралар һәм теленең фонетик-морфологик үзенчәлеге шагыйрь Кол Галинең органик рәвештә угызча фикерләвен күрсәтә. Н.Хисамов 2. с. мәгъ. Угыз телендә булган. 1900 елда Казанда басылган «Кыйссаи ике былбыл» китабында түбәндәге архаик формаларны һәм саф угызча элементларны күрәбез. Ә.Нәҗип. XX гасыр башларына хәтле угызча (көньяк төрки телләргә, аеруча төрек теленә хас) яңгыраш нигезендә язу ныклы традициягә кергән булган. Р.Абдуллина |