УГЫЗ II и. Хәзерге төрек, азәрбайҗан, төрекмән, гагауз һ.б.ш.ның асылын тәшкил иткән, XI гасырга кадәр Үзәк Азия һәм Монголия территорияләрендә яшәп, соңрак көнбатышка таба күченгән күпсанлы төрки кабиләләр берләшмәсе һәм шуның бер кешесе. Бүгенге көндә дә төркиләр нигездә ике төркемгә – кыпчак теллеләргә һәм угыз теллеләргә бүленәләр. Н.Фәттах. Юк, болар Ибраһимга электән үк таныш бәҗәнәкләр дә, кыпчаклар, аймыклар, угызлар да түгел. В.Имамов |