УГЫЗ I и. 1) к. уыз. Ипиемне дә угыз белән изгән идем... А.Гыйләҗев. Сыер бозаулаганнан соң берәр атна үтеп, угызы аерылып беткән, чиста, күбекләнеп, пары чыгып торган сөтне савып алып кергәннән соң башланган техник процесс турында сөйләмәкче булам. А.Гыйльми

2) окказ. Сары шәфәкъ яктысы. Июльдә генә була торган төннең караңгылы-яктылы угызында нәрсәдер ялварып җирдән күккә күтәрелгән куллар, шәрә бармаклар чытырманын хәтерләткән урман авызына килеп кергәч, кайдадыр эчтәрәк гөрселдәп агач ауды. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә