УГРЫЛЫК и. иск. 1) Урлау гадәте, угры булу. Угрылыгыңны бар авыл беләчәк. Ф.Яруллин. Бер яктан, елан кабыгын салган сыман, Талбай да, угрылык гадәтен ташлап, намуслы адәм рәтенә чыкты. З.Мурсиев

2) Кеше милкен яшерен рәвештә үзләштерү гамәле; караклык. Угрылык белән көн итү кешене еллап кына түгел, сәгатьләп картайта икән ул, олан! В.Нуруллин. Угрылык өстендә тотылгандай булды, ахрысы, чибәр кызый тиен сыман сикереп юкка чыкты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә