УГЛЕКИСЛОТАЛЫ’ ГАЗ и. хим. Углерод белән кислород кушылмасыннан гыйбарәт иссез, төссез, һавада артык күп булганда буылуга китерә торган газ. Яңа ягулыкның экологик өстенлеге дә исәпләп чыгарылган: аена 120 литр биоягулык файдаланып, автомобиль йөртүче атмосферага елына 250 килограмм углекислоталы газ чыгарылуын киметә. Кызыл таң. Шешә эченә аспирин салгач, ул, эрегәндә, углекислоталы газ чыгарып, бу сыеклыкны хәрәкәткә китерә. Сабантуй |