УГЛАН и. 1) тар. Сугышчы, яугир. Дәүләттә хан, югары катлам руханилар һәм әмир-карачылар тәшкил иткән югары феодаль катламнан соң бәкләр, морзалар, угланнар, казаклар һәм буйсынучы халыкларның феодальләшүче югары катламнары торган. Б.Хәмидуллин 2) иск. к. олан. [Карчык:] Болай да бит күрәсез, угланнар, дерелдәп кенә торабыз. Г.Исхакый. Хуп, мин ата белән угланның бер-берсенә каршы яуга әзерләнә башлавы хакында әйттем инде. В.Имамов |