УГАЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. уу. Әхми пычрак җиңе белән канлы күзләрен угалады. Г.Ибраһимов. Сөмбел җирдә тәгәрәп яткан саргылт алманы, учында угалап, авызына капты. Сөембикә

2) Нәрсәне дә булса кул белән төрле юнәлештә ышку, уу, массажлау. Бу хәлдән куркып калган Исмәгыйль көчле куллары белән аны аягына бастырды, кулы белән аның чигәсен угалады, җиңелчә генә битләренә суккалады. Ә.Сафиуллин. Әһә, эш пешә болай булгач дип, кулларны угаладым. И.Диндаров

3) Ике кул белән, бармаклар белән изгәләү, ваклау. [Василий] папиросның берсен алып, ашыкмыйча гына ике бармагы белән угалап, авызына капты. Ә.Еники. Кабер янында бертын басып торды, иелеп, кичә генә казылган балчыкны алды, учында угалады. М.Хәбибуллин

4) Уып арчу, чистарту яки йомшарту. Равил ни әйтергә белми аптырап калды, кәгазьне кулында угалап-угалап торды да: – Дурак син, Костя, – диде. Җ.Рәхимов. Әмир, берничә башак алып, учында угалады, юк, умады, кылчыклары кулына кадалу белән үк, башаклар үзләре коелып төштеләр. Х.Гыйләҗев

Угалап алу Тиз генә, аз гына угалау. Нәби озынча яссы учларын угалап алды. А.Гыйләҗев. Тикшерүче ризыкка карап, кулларын угалап ала, мундиры өстенә салфетка куеп, тәмләп ашый башлый. Г.Тарханова

Угалап йөрү Һәрвакыт угалау. Кулы белән йөрәк турысын гел угалап йөри. Р.Зарипов

Угалап карау Нәтиҗәсен белер өчен, сынау максаты белән угалау. Баш агроном, учына туфрак алып, аны угалап карады. Ә.Маликов. Битен чәбәкләп, колакларын угалап карадым – аңына китерә алмадым. Татарстан яшьләре

Угалап кую Аз гына, тиз генә угалау. Гайфулла кулларын угалап куйды. Ф.Яруллин. Сүземне җөпләп, күземне дә угалап куйдым. Р.Зәйдулла

Угалап тору Берникадәр вакыт дәвамында угалау. Егет эчкәрәк узып урындыкка утырды һәм, сүзен нидән башларга белмәгәндәй, бераз тезләрен угалап торды. Ә.Еники

Угалый башлау Угаларга тотыну. – Сез чын мәгънәсендә подпольщиклар икән, – диде һәм кулларын угалый башлады. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә