УГАЛАНУ ф. 1) кайт. юн. к. угалау ( 1 мәгъ.). Фриц, үзенең кемнәр кулына эләккәнен сизгәч тә, тәбегә баскан көзән шикелле, угаланырга, кычкырырга тотынды. Г.Әпсәләмов 2) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса көткәндә, нәрсә дә булса эшләр алдыннан чыдамсызлык күрсәтү, сабырсызлану. – Абыйның кабер туфрагы да суынмаган, ә син мал дип угаланасың, – диде Йосыф, шелтәләп. Н.Гыйматдинова 3) күч. Нинди дә булса күңелсезлек, уңышсызлык аркасында нишләргә белмәү, борчылу. Угланнары язмышыннан угаланып, ачулана бөек кенәз үзен дә. З.Мансуров Угалана башлау Угаланырга тотыну. Бер хәйлә табып: «Абау, эчем», – дип угалана башлады [ире]. К.Насыйри Угаланып алу Бераз гына угалану. Карчык, җайсыз утырган сыман, урынында кымшанып, ничектер угаланып алды. Ә.Сафиуллин Угаланып тору Күпмедер вакыт угалану. Сабирҗан берара ишек төбендә угаланып торды. М.Әмирханов Угаланып чыгу Билгеле бер вакытның башыннан ахырына кадәр угалану. Төне буе угаланып чыкты кыз, күзенә йокы әсәре кермәде. Я.Зәнкиев |