УВЕРТЮ’РА и. лат. махс. 1) Опера, балет, кинофильм һ.б.ш.га музыкаль кереш. «Бишташ» поэмасының керешеннән соң «Беренче таш» бүлеге (әнә шул без көткән симфониянең беренче бүлеге) увертюра булып яңгырый башлый. М.Шабаев

2) Оркестр өчен язылган кечерәк күләмле музыкаль әсәр. Увертюра яңгырый. Әйе, музыка – операның җаны, аның сихри канатларында ул югары күтәрелә, тыңлаучыларны үзенә ияртеп алып китә. Г.Әпсәләмов. Оркестр увертюра уйнап туктый. Г.Зәйнашева

3) күч. Берәр эш-гамәл, вакыйганың башлангыч өлеше, төп вакыйгадан алдагы кереш өлеш. «Язылмый калган җыр сагышы» да шагыйрь күңелендә йөргән зур әсәрнең увертюрасы булган. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә