УБЫРЫЛУ ф. диал. 1) к. убылу. Бер якта – башың әйләнердәй хәтәр, менә-менә убырылып-ишелеп төшәргә әзер текә яр. А.Хәсәнов. Сөйде күңел, сөйде янып, сөйде шашып, Упкыннарга убырылып, күккә ашып. Р.Вәлиева 2) Берьюлы күпләп, тоташ агым булып бару, чыгу, керү һ.б.; ургылу. Кара сөрем, аждаһа авызыннан убырылып-убырылып чыккан төсле, мин басып торган ноктага ташлана. А.Гыйләҗев. Бары тик, шартлаудан, йорт янындагы сирень куаклары таш, балчык белән убырылып күккә күтәрелгәч кенә, аңа игътибар иттеләр. И.Сираҗи Убырыла бару Эзлекле рәвештә әкрен генә убырылу. Әмма бөек дәүләт – Алтын Урданың ике гасыр дәвамында күрше руслар белән тотрыклы хезмәттәшлеге, һәлакәт чоңгылына убырыла барган илнең аяныч хәле, шул үткәндәге бергәлекне башка чорга күчереп карау иллюзиясен кузгалтасы калмаган. М.Гайнетдин |