УБЫ’Р УТЫ I и. Органик матдәләр таркалганда хасил булган газларның караңгыда яктылык таратуыннан гыйбарәт сирәк табигать күренеше. Шунда ул әлеге ут йомарламнарының убыр уты икәнен төшенеп алды. М.Әмирханов. Тубал чаклы булып, убыр уты Очып китте зират ягына. Г.Афзал |