УБЫРЛЫ’ КАРЧЫК и. 1) миф. Урманда ялгыз яши торган коточкыч ямьсез, кеше ашаучы, эчендә убыры булган сихерче карчык. Минутлар үткән саен, яктылык көчәйгәннән-көчәя барганлыктан, караңгылык, кара киемле убырлы карчык кебек, әкрен генә чигенә. Г.Әпсәләмов. Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы очрый. Л.Җамалетдинов

2) күч. Бик карт, ямьсез һәм усал карчыкларга карата әйтелә. Син елга аръягында торган «убырлы карчык» белән танышмы? В.Ильясов. Нәрсә каркылдыйсың монда, убырлы карчык, котын аласың бит киленемнең. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә