УБЫРЛЫ с. Убыры булган, убыр ияләшкән. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була – кечкенә генә бер чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә: «Түбәсе тишек, бу убырлы икән», – диләр. Мифологик хикәятләр. – Болар убырлы кызлар иде, әйеме? – ди, ниһаять, пышылдап кына Альбина. Кызыл таң |