УБЫР и. миф. 1) Халык ышануларында кешеләрнең җаннарын алыштырып, уй-гамәлләре белән идарә итәргә сәләтле, ут булып йөри торган явыз мифик зат. Җитмәсә, төрле хәшәрәтләр: албастылар, шүрәлеләр, диюләр, ялмавызлар, убырлар да бар, имеш. Г.Гыйльманов. Убырның кулында егетнең канына манчылырга өлгергән коточкыч пычак, ә егеттә кыска гына, ләкин бик нык итеп эшләнгән табагач иде. И.Хуҗин

2) күч. Чамасыз күп ашаучы, туймас тамак (кеше, хайван, кош-корт турында). [Тәзкирә:] Сукага төшкән көн дип, шул сез убырларга бер яхшы аш ашатыйм, дидем. Н.Фәттах. Минем газиз балаларымның авызыннан өзеп алган хәрәм сый-нигъмәтләр ул убырның тамагына аркылы да тормый бит ичмасам!.. В.Имамов

3) Ачулану, тиргәү сүзе. [Мәргупҗамал:] Убырлар, тәрәзә рамын каерып киткәннәр. А.Гыйләҗев. Эт үтереп алма урлап йөрисезме, убырлар? Л.Ибраһим-Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә