УБЫЛУ ф. Җир токымы яки боз катлавы, авырлыгын тоталмыйча, уелып, куышланып калган бушлыкка җимерелеп, ишелеп төшү. Бәхетләpe бар икән: ярга сикергән чакта, соңгы метрдагы боз убылды да, су бөтен елга өстенә ургыла башлады. Г.Ахунов. Ниндидер курку тойгысы аларны читкә куды, ләкин алар шундук түбәнәйделәр, шул мәлдә бер чите зур булып эчкә убылган чокырның авызына ук кереп киттеләр. Ә.Гаффар Убыла бару Әкрен генә, берөзлексез һаман убылу. Шарлама чоңгылы киңәйгәннән-киңәйде, җир бушлыкка убылганнан-убыла барды, су кимеде. Ә.Гаффар Убыла башлау Убылырга тотыну. Әмма берничә мәртәбә атуга, аяк астында җир убыла башлады. Г.Гыйльманов Убыла төшү Бераз гына убылу; тагын убылу Убылып алу Кинәт кенә, бик тиз, бер тапкыр убылу. Сабан туенда колга очына менеп җитеп бүләккә үреләм дигәндә генә кулы ычкынып киткән кебек, Каратаевның йөрәге убылып алды. М.Галиев Убылып бару к. убыла бару. Чәчәкле аланның уртасы улы [Идегәй] белән бергә җир астына убылып бара. Р.Туфитуллова Убылып бетү Тәмам убылу. Әйтүләренчә, утыз-кырык метр озынлыктагы, алты колач юанлыгындагы пәһлеван өянке, катлы-катлы итеп корылган карга оялары-ние белән бергә, упкынга тәмам убылып бетте. Г.Гомәр Убылып калу Ниндидер тәэсирдән соң убылган хәлгә килү. – Бөтен теләгем: халкыма мөмкин кадәр күбрәк хезмәт күрсәтеп, үз-үземне аклау булды, – ди Сәләй ага. – Әсирлек, авыр сугыш еллары, тоткынлык еллары әнә шулай гомердән сызылып, убылып калды. Р.Зарипов Убылып китү Кинәт убылу; соңгы арада убылган хәлгә килү. Зур коңгырт күзләре яшьләрчә саф күренсә дә, күз төпләре талчыккан кешенекедәй убылып киткән иде. А.Вергазов. Җир убылып китте. Г.Гыйльманов Убылып кую Бер тапкыр, бик тиз убылу. Яр читеннән дүрт-биш тапкыр сикерергә өлгердеме-юкмы, аяк астындагы көпшәк кар тагы убылып куйды. Р.Мөхәммәдиев Убылып тору Һаман, әледән-әле убылу; убылган хәлдә булу. Йортның базы булмаган, ахры, югыйсә баз урыны убылып торыр иде. А.Тимергалин. – Күпере юк, балалар басма аша йөри, җире убылып тора, аларны аннан йөртү куркыныч, – ди ата-аналарның берсе. Ватаным Татарстан |