УБУ ф. 1) к. убылу. Углан өчен таулар ишелде, җирләр упты, бозлар китте. М.Хәбибуллин. Ачкач ике-өч көн үтмәстән, асфальты кабат убып, бетон плитәләре кубып чыга. Ф.Баттал

2) Үз эченә алу, йоту (җир, су тур.). Эзлим сине, сине упкан сулар Дулкыннарын бәрә бәгырьгә. Р.Әхмәтҗан. Әгәр хәзер үк икебезне дә җир йотса? Шушында ук упса? Х.Хәйруллин

3) күч. Тулысынча камап, каплап алу, үзенә алу. Башкаларны чорнап алган кебек, берьюлы ук убып алмаса да, шулай да сугыш очкыны аларны да читтә калдырмады. Ф.Хөсни. Урап һәм убып алабыз, Кыеп алабыз җанын. Н.Сафина

4) күч. Күп ашау, уру. Әллә синең һич исең китмиме Зур-зур кабып икмәк убарга? Г.Камал. Каршына куйганны убу

5) күч. Чамасыз күп тоту, сарыф итү, файдалану. Килеп керәм сутлы балчыкка, үзәкләргә үтә, [машина] уба гына горючийны. Г.Ахунов

Уба башлау Убарга тотыну. Тыныч кына чәй эчеп утырганда яки йоклап ятканда җир уба башласа, өстеңә тонна-тонна таш яварга, шашлык кыздыргандагы кебек, астыңда ялкын телләре уйнарга керешсә, кая барып бәрелергә белмәссең, юләр!.. Безнең гәҗит

Уба төшү Бераз убу; тагын да убу

Убып бетү Беткәнче убу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә