УБЕ’ЖИЩЕ и. рус махс. Кешеләрне ракета, авиация бомбалары, артиллерия снарядлары яки агулы матдәләрдән саклау максаты белән корылган сыеныр урын. Фашист самолётлары килгәндә, эшчеләр убежищега китмиләр, урыннарында калалар. Г.Әпсәләмов. Качар җир – убежищелар нәрсәгә ди миңа? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә