УБА и. монг. 1) Тирәсендәге тигез җирдән күтәрелеп торган кечерәк калкулык. Бу киткәннән китмәсәм, Киң чүлләрне үтмәсәм, --- Кырык убага кырык басып, Яу булып килеп етмәсәм, --- Баба Түкләс бабам биргән Идегә атым корысын! Дастан. Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың. Мәкаль. Иксез-чиксез дала, уба-калкулыкларда кылган тибрәлә. М.Мөсифуллин 2) диал. Җиргә казылып ясалган чокыр, җәнлек өне, кош оясы һ.б.ш. Сак атлап бар, төшә күрмә Бүреләр убасына. М.Галиев. Басып торган суыр янына ун адым калганчы барып була. Тагы да якынрак килә башласаң гына, «әнтыйф»ны кабатлап, койрыгы белән җиргә бәрә-бәрә, убасына кереп китә. К.Рәхим |