УАЛУЧАН с. 1) Уала торган, таралып китү үзлегенә ия булган. Кипкәч, ул бармак арасында уалучан коңгырт массага әйләнә. А.Тимергалин. Күп еллар буе ятып, шифер уалучанга әйләнгән. Я.Шәфыйков

2) күч. Ныгып өлгермәгән, зәгыйфь һәм нәфис. Әлбәттә, ул хәтта өмет тә түгел, ә болай гына, иркә кыз баланың бер мизгеллек жиңел һәм тиз уалучан матур хыялы гына булгандыр. Р.Мирхәйдәров. Шул ук вакытта һәркемнең бәллүр савыт кебек тиз ватылучан, чит куллар тиде исә уалучан эчке дөньясы, үз кабырчыгы бар. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә