УАЛУ ф. 1) Бөтенлеген югалту, ярылу, кителү. Чокыр идәнгә сабы белән бәрелеп уалды, һәм монысының тавышы беренчесенә бөтенләй охшамаган иде. М.Хуҗин

2) Вак-вак кисәкләргә таркалу, ваклану, ватылу. Европаны гизеп кайткан кырык бишле итек табаны астында тузанлы, иске күмерләр шыкырдап уалды. М.Галиев

3) Вакыт үтү белән җил, яңгыр һ.б.ш. тәэсиреннән таркалу, җимерелү. Бу нигезнең һәр уалган ташы Гүя өзелеп төшә йөрәктән. М.Шиһапов. Үткән гомер барыбер кире кайтмый, вакыты җиткәч, таш кыялар да уаладыр. Ф.Мөслимова

4) күч. Юкка чыгу, җимерелү, булудан туктау (планнар, хыяллар тур.). Шул таш сынга бәрелеп челпәрәмә килде, уалды аның өметләре. Р.Мөхәммәдиев. «Нык уй белән тутырылган» савытка ия герой куана, «тимердәй бәла»нең уалачагына өмете артканнан-арта бара. Р.Әхмәтов

Уала бару Торган саен ныграк уалу. Әмма соңгы көннәрдә бу өметемнең күзгә күренеп уала баруын сизү мине куркуга салды. А.Әхмәтгалиева

Уала башлау Уалырга тотыну. Җылымса иде балчык, уала башлаган иде, ә угланының каберенә бер уч балчык ташлаганда салкын тоелган иде, йөрәгенә кадәр суык йөгергән иде. М.Хәбибуллин

Уала төшү Бераз уалу; тагын уалу

Уалып бару к. уала бару

Уалып бетү Тәмам уалу. Нигезгә тезелгән кирпечләрең уалып беткән инде, почмакларың кыйшаеп бара. Ф.Яруллин

Уалып китү Кинәт уалу. Тимерләр чыдамаен уалып китте. Н.Думави. Бәгыре тишелеп, күңеле уалып китте. Ф.Яхин

Уалып тору Уалу үзлегенә ия булу; хәзер уалу; гел, һәрвакыт уалу. Таза ипиләр дә, солы, ясмык, борчак оны кушып пешергәнгә, вакланып, уалып торалар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә