УАЛА’У ф. к. угалау. – Чамала, үзеңә кала бит, мин ярты кеше генә, – диде ул, билен уалап. Н.Кәримова. Степан Васильевич, учы белән уалап, бәрәңгегә ябышкан көлне өреп очырды. М.Юныс Уалап алу Бераз гына уалау. Өнемме бу, төшемме соң дигәндәй, чираттагы мәртәбә күзләрен уалап алды Җантимер. Р.Мөхәммәдиев Уалый башлау Уаларга тотыну |