УАЛАНУ ф. сөйл. 1) Уалу, ваклану, вак-вак хәлгә килү. Сохари капчык төбендә уаланган

2) күч. Борчылу, кайгырып бәргәләнү. Әлбәттә, бөтен Россия кризис дип уаланганда, министрлыкның шундый нәфес күрсәтүе, беренче карашка, күремсезлек кебек күренә. Ватаным Татарстан

Уалана башлау Уаланырга тотыну

Уалана төшү Бераз гына уалану; тагын уалану

Уаланып бетү Тәмам уалану

Уаланып йөрү Озак вакыт дәвамында уалану. Шаярту-көлү түгел, көне буе йөз сытып уаланып йөрүең бар. Кызыл таң

Уаланып тору Гел, һәрвакыт яки хәзерге моментта уалану; уалану үзлегенә ия булу. «Җизни, нәрсә эшлим?» – дип уаланып тора. Н.Кәримова

Уаланып чыгу Билгеле бер вакытның башыннан ахырына кадәр уалану. Әти кыш буе уаланып чыкты: җитенкерәми хайванкайларга, комбикорм кайтармыйлар, бардага бармыйлар, печән-мазар да мыскаллап бирелә, анысы да такы-токы быел, диде... А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә