У II ы. 1) Куркыту, шелтә, кисәтү, янау, ачу, нәфрәт һ.б.ш. хисләрне белдерә. [Маһирә ачуланып:] Ууу... бирән! М.Җәлил. Һашимовны әйтәм... У-у, нинди үзсүзле, каты күңелле кеше ул! А.Вергазов

2) Курку хисен белдерә. Уууу... нинди суык. Килеп җиткәнче кулларым өзелеп төшә язды... И.Салахов. Имәнлек чокыры язгы өеккә чыккан ач бүреләрнең янып ялтыраган күзләре белән кайнап тора!.. У-у-у, исләренә төшсә, тәннәре өшеп китә!.. А.Хәлим

3) Хуплау, гаҗәпләнү, соклану һ.б. хисләрне белдерә. Аннан борын яфракларын чак кына киереп, һаваны иснәгәндәй (артист та икән әле үзе) итте дә: – У-у, итле аш пешерәсез, уңган икәнсез[– диде]. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә