У I иярт. 1) Җил, су һ.б.ш.ның агымы берәр тоткарлыктан үткән вакытта чыккан тавышны, гүләп эшләгән механизм яки машиналар чыгарган тоташ шауны белдерә. Колак салып торсаң, тонык буа шаулавы аша вакыт-вакыт ерактагы молотилканың ууу... ууу дип үкереп куйганы ишетелеп кала. Ә.Еники

2) Хайван үкергәндә, улаганда чыккан тавышны белдерә. Шулчак алпан-тилпән басып, үзенчә бик яман ярсып, янгын чыккан дип белеп, аю килә үкереп: – Ууу, – ди, – ууу! Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә