ТЮЛЬ и. фр. 1. Челтәрләп бизәлгән җиңел үтәкүренмәле тукыма. «Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле» дигән уй күңелемне тагын җылытты. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән, тегелгән. Уртадагы тюль пәрдә аша океан дулкыннары уйнаклаганы күренә. Т.Әйди |