ТЮЛЕНЬ и. рус < саам зоол. Ишкәгаяклылар семьялыгыннан кыска аяклы, каты йон белән капланган имезүче диңгез хайваны. Диңгезне каплап алган боз өстендә ак аюлар уйный, симез тюленьнәр шаяра. А.Алиш. Ак аю, тюлень аулаганда, посып кына җилгә каршы яктан үрмәли, кара борынын тәпие белән томаларга да онытмый. Ш.Галиев |