ТЫЮ ф. 1) Берәр нәрсә эшләргә рөхсәт итмәү. Иске идарә Төркестанда мәктәп ачуны бөтенләй тыйган иде. Г.Исхакый. Чишмә буена барудан әткәм мине тыйды. Р.Батулла 2) Нәрсәне дә булса җитештерүне, куллануны рөхсәт итмәү, берәр нәрсә эшләргә юл куймау. Хәер, Дәүләт Думасының безнең телебезгә мөнәсәбәте билгеле: татар язуын латин графикасына күчерүне тыйган депутатлар җыены бит ул! Р.Фәйзуллин. Уйлап караганда, тәңречелек дуңгыз итен ашауны тыйган, һәм бу гамәл соңрак ислам диненә күчкән, дип әйтергә була. И.Хуҗин 3) Үз-үзен яки башкаларны берәр нәрсә эшләүдән, берәр төрле хис-кичерешләрен белдерүдән тотып калу, туктату. Асаф үзен тыйды, әмма теге вакыйганы сөйләмәде. М.Мәһдиев. Көчсез көрәк сындыра, дигәндәй, Дамир, мылтык белән янау һич тә килешми, дип, үзен ныклап тыйды. С.Шәрипов 4) Кемнең дә булса, нәрсәнең дә булса хәрәкәтен туктату яки киметү. Саҗидә, дилбегәне җан көченә үзенә тартып, атны тыярга тырыша. М.Галәү. Шалденконың күзләре очкынланып китте, ул автоматын күтәрде, ләкин Краснов атудан тыйды. Г.Әпсәләмов Тыеп килү Озак вакыт дәвамында тыю. Зөфәр тирән итеп бер сулап куйды һәм, аз гына тынып торганнан соң, моңарчы тыеп килгән дулкынлануын телефон аша җиткерергә теләгәндәй, учы белән трубканы ышыклап, акрын-йомшак кына итеп әйтте: – Рәшидәм, тыңлыйсыңмы... мин сине бик-бик сагындым! Ә.Еники. Аларга ташланудан үзен көч-хәл белән тыеп килде Мортазин. В.Имамов Тыеп тору Гел, һәрвакыт тыю; вакытлыча тыю. Нәҗипнең, сикереп торып, тимер юлны шартлатасы, әзгә генә тавышларны тыеп торасы килгән чаклары бик күп булды. А.Гыйләҗев. Трубканы алып, ул бәндәнең кемлеген ачыклаудан мин үземне көчкә тыеп тора идем. А.Әхмәтгалиева Тыя башлау Тыюга күчү, тыюга хәтле барып җитү. Хезмәт ияләренең, җитмәсә, колониядәге кара халыкның күзе ачылудан, милли аңы уянудан хәвефләнгән патша түрәләре саклану чаралары күрә: матбугатны бер-бер артлы яба, татарларга башка милләт балаларын укытуны тыя башлый. Т.Әйди Тыя килү Озак вакыт дәвамында тыю. Һаман шул тыйнаклыгым тыя килде. Ф.Яруллин. Нечкә күңелле, дөньядагы һәрбер мизгелгә шатланырга өйрәнгән Зәринә табигатьтә йөрергә, тормыш турында сөйләшергә, шаярырга, көлергә ярата, ә Рифаты аны гел тыя килә. А.Мансуров Тыя төшү Бераз тыю; тагын да тыю. Нигә [атын] шулкадәр куа икән соң бу абзый? Бераз тыя төшсен иде: урамны атлатып кына узса да ярый бит. Г.Бәширов. Сәет саксыз энекәшен кисәтмәкче булып, аргамагын берникадәр генә тыя төшкән иде, Вәлидә ханбикә аның кул астына хуш исләре аңкып торган затлы кулъяулык кыстырып өлгерде. В.Имамов |