ТЫШЧА и. 1) Нәрсәнең дә булса тышы, тышкы яктан каплап торган катламы. Беренчесе: ипине мичтән алып суынырга куйганда, момент (мизгел) ычкындырылган, һәм ипинең кетердәвекле кызгылт тышчасы йомшагыннан аерылган. М.Мәһдиев. «Кабык» сүзе татарда нәрсәнең дә булса тышчасын белдерә. Н.Фәттах 2) тех. Төрле формадагы куышлыкның юка каты тышы, сүрүе. Тышчалар теориясе 3) физ. Атом төшенең тышкы сүрүе. Җаннан моңлы дога чыга, Атом тышчасын ватып! Г.Гыйльманов. Атом төштән һәм тышчадан тора 4) биол. Күзәнәк эчендәге тере матдәнең юка ярыдан торган тышкы катламы, тышы. Күзәнәкләрнең тышчасы шартлап ярыла да, алар үрчи башлый. М.Маликова. Наратбашларның агулы үзлеге күрән (осока) белән бергә ашалганда көчәя, һәм әлеге күренеш, лайлалы саклагыч тышча җәрәхәтләнү сәбәпле, эчәкләрнең сеңдерүчәнлеге көчәю белән аңлатыла. Агулы үсемлекләр 5) биол. Тере матдәне тыштан каплап торган яры, элпә. Бөре тышчасы яфракчыкка: «Ярый, хуш!» Г.Рәхим. Каракучкыл яшел төстәге икеләтә-өчләтә каурыйсыман яфракларының ас ягы ялтыравык тышча белән капланган. Агулы үсемлекләр 6) күч. Нәрсәнең дә булса күренә торган билгеле ягы; нәрсәнең дә булса асылын аңларга комачаулый торган тышкы билге. Әмма бүген җыелыш рәсми тышча кысасыннан бер дә чыкмый. Х.Камалов. Татар телендә төрле чаралар уздырылса да, болар тышча гына. И.Ядкәрова |