ТЫШТАН рәв. 1) Үз-үзен тотышы яки сүзләре белән. Күңелемнән тотып ашарлык дәрәҗәдә ачулансам да, тыштан берни дә сиздермәдем җиңгигә. В.Нуруллин. Ну, Һидиятуллин абый, тыштан болай хәрбиләрчә кырыс күренсәң дә, Макаренко кебек педагогларны уздырырлык акыл булган бит үзеңдә! Р.Низамиев

2) күч. Ихлас, чын күңелдән булмыйча, тышкы яктан гына; кешеләр алдында. Мин эчемә ут йотып, тыштан көлеп яшәгән артисткага әйләндем. М.Маликова. Тыштан гына бер-берсен яманлаган булалар, кеше күрсен дип. Р.Камал

3) күч. Берәр нәрсәнең, күренешнең асылын тикшермичә, өстән-өстән. Тыштан караганда, тормыш әйбәт, шома, музыкалы, чәчәкле. Х.Камалов. Тыштан караганда, барысы да шома гына үтте. М.Кәбиров

Тыштан ялтырау, эчтән калтырау 1) Тышкы яктан гына яхшы күренеп, чынлыкта бик үк сыйфатлы, яхшы булмау турында. Әйтәсе сүзем шул: әдәби әсәрләр дә тыштан ялтырап, эчтән калтырап торган продукция булмасын иде. Т.Нәҗмиев. Тыштан ялтырап, эчтән калтырап яши бирдек. М.Кәбиров; 2) Тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөрүче Асылда булдыксыз яки яраксыз булып та, үзен булдыклы, яраклы итеп күрсәтергә тырышу. Билгеле инде, тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөрүчеләр алар. И.Нуруллин. Тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөрүчеләр дә бар. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә