ТЫШЛЫК и. 1. 1) Калын өс киеменең тышы I (2 мәгъ.) өчен махсус тукыма яки күн. Каяндыр тышлык, эчлек, мамык юнәтеп, өйгә үзебезнең авыл тегүчесе Галәттин абыйны керттеләр дә миңа бишмәт тектерделәр. Ш.Маннур. Җитәкче Шомбай токымы гына алдатмады: туннарын-бүрекләрен әйләндереп киделәр, һәм кызыл тышлык зәңгәр эчлек белән урын алмашты. Р.Зарипов

2) Керләнүдән, таушалудан, тузаннан саклау өчен, мендәр, юрган һ.б.ш. өстеннән кидерелә торган, тукымадан тегелгән капчыксыман сүрү; чехол. Старшина одеяллар, ак җәймәләр, түшәк тышлыклары өләште. Г.Әпсәләмов. Аларның [мендәрләрнең] чигүле тышлыклары шулкадәр дә күзне иркәләп тора, кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. Г.Гыйльманов

3) Китап, дәфтәр кебек нәрсәләрнең кәгазь, катыргы, клеёнка һ.б.ш. материалдан эшләнгән беренче һәм соңгы бите. Алар артында тышлыклары дымнан кабарган китаплар күренде. А.Гыйләҗев. Абзыйсының математика һәм матур язу дәфтәрләренең чагыштырмача чиста тышлыкларын тимер атламаларыннан аерып алды. А.Хәлим

4) Паспорт, билет, аттестат һ.б.ш. документларны саклау өчен, шул документ зурлыгындагы махсус тыш. – Мәле, кесәңә салып куй шуны, кирәк-ярагыңа тота торырсың! дип, әтисе Фәләхкә, паспорт тышлыгы арасына кыстырып куйган җиреннән алып, дүрт данә йөзәр сумлык сузды. В.Нуриев. Илсөяр калтыраган куллары белән тиз генә иңендәге сумкасын ачып, андагы билет тышлыгын капшап карады: урынындамы, янәсе. Ә.Сафиуллин

5) Ертылудан, пычранудан, тырналудан, таушалудан саклау максаты белән төрле әйберләрне тышлау яки салып кую өчен кулланыла торган катыргы, пластик, силикон һ.б.ш. тыш. [Кыз] Кәгазьләрне картоннан ясаган тышлык эченә салып, тышлыкка фамилиямне язып куйды: – Сессия киләсе дүшәмбедә башлана. М.Юныс. Тышлык калынлыгы аркасында телефон кыза, ә бу – аккумулятор өчен бик зыянлы, ди белгечләр. Сабантуй // Гомумән, матуррак, яхшырак, затлырак күрсәтер өчен, нәрсәгә дә булса кидерелә торган тыш. Ул шунда ук хөрмәтле кунагы янына барып җитә, мөлаем генә исәнләшә, матур тышлык эченә куйган менюны тәкъдим итә һәм чиста өстәлне тагын бер кат сыпыргалап ала. Ә.Еники. – Сөйли белүләре шундый гына: кулларына, матур тышлыкка тыгып, концерт программасы тотып чыкканнар бит әле әнә, дип көлде ул. Мәйдан

6) Бина яки корылманың тышкы стенасын тулысынча каплаган такта, калай, сайдинг һ.б.ш. материал. Тышлагыч плитәләр һәм асылма түшәмнәр, кысалап, тышлык белән ныклап беркетеп ясала. Төзү материаллары. Рифат үз вакытында йорт тышлыгын, тәрәзә кәрнизләрен, чарлакларын, капка-коймаларын агачтан уеп ясаган чәчәк-бизәкләр белән чуарлап бетергән иде. Ватаным Татарстан

7) Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия кебек ризыкларның тышы өчен әзерләнә торган камыр. Тышлык куна тактада бераз хәл җыйгач, аны җәеп, тигезләп-түгәрәкләп эчлеген тутырды. Н.Гыйматдинова. Ә хәзер тышлык камыры әзерлик. Сөембикә

2. с. мәгъ. 1) Тыш (2, 3 мәгъ.) тегәрлек. Тышлык материалым бар иде сандыкта, шуны тотарбыз инде. И.Галиева. Ул тышлык драпны күптән алып куйган булган. Кызыл таң

2) Бина һ.б. тышлау өчен яраклы, тыш (1, 4 мәгъ.) ясау өчен билгеләнгән. Тышлык калайлар да шул вакытта ук юкка чыккан, аны хәбәр итүче генә булмаган. И.Нуруллин. Аларның тышлык тактасы җитәрлек булмагандыр ---. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә