ТЫШЛА’У ф. Берәр нәрсәне тукыма, калай, такта һ.б.ш. нәрсәләр белән каплау. Веранданың эчен матурлап сырланган такталар белән тышлады. Ф.Яруллин. Шуның белән идән-диварын тышлады, хәтта ки аны түшәменә кадаклаучылар да булды. Н.Гыйматдинова Тышлап алу Тиз арада тышлау. Иң зур чыгымнар сорый торганы – фасадны сайдинг белән тышлап алу икән. Ватаным Татарстан Тышлап бетерү Тышлауны төгәлләү, барысын да, тулысынча тышлау. Мәктәпнең тышкы фасадын инде тышлап бетереп, яңа пластик тәрәзәләр урнаштырганнар. Авыл офыклары Тышлап бирү Кем өчендер тышлау. Дачасын тышлап бир!.. Р.Кәрами. Матур итеп бушлай тышлап бирделәр. Шәһри Казан Тышлап җибәрү к. тышлап кую. Иске булса да, бүрәнәләрен чыкылдап торган нарат такта белән тышлап җибәрсәң, ике гомергә чыдарлык. Ә.Гаффар Тышлап кую Тышланган хәлгә китерү. Китапларыңны тышлап куйган идем ---. К.Насыйри. Әмма йортларны гасыр ярым элек тышлап куйган такталар нык кына череп беткән, байлар яллап ясаткан бизәк-нәкышлар яртылаш сынып төшкән. Мәдәни җомга Тышлап чыгу Барысын да тышлау, тулысынча тышлау. Аның каравы менә дигән десятка алды, агач йортын кирпеч белән тышлап чыкты. З.Мәхмүди Тышлый башлау Тышларга тотыну. Хәзер вольерларны ясалма таш, агач белән тышлый башлаганнар. Шәһри Казан Тышлый тору Берәр эш-хәлгә кадәр тышлау. Яңгырлар ява башлаганчы тышлый торабыз, дип сөйләшкән идек. Р.Вәлиев |