ТЫШЛАТУ ф. йөкл. юн. к. тышлау. Бик матур, кәнәфиләрен, урындыкларын да – һәммәсен берочтан шуның белән тышлатканнар. Г.Камал. Шуннан уйлап-уйлап тора да, киоскысын эчке яктан тышлатып, көнлек керемен, ягъни кәгазь акчаларны, целлофан капчыкларга салып, ике арага тутырып бара башлый. Р.Миңнуллин Тышлата башлау Тышлатырга тотыну. – Җәй җитүгә тышлата башларга кирәк инде, тагын сузып булмый, – дип куйды әти. М.Мәһдиев Тышлатып алу Тиз арада тышлату. Җимерекләре күренмәсен дип, ике бүлмәле фатирыбызны пластик белән тышлатып алган идек. Ватаным Татарстан Тышлатып бетерү Тышлатуны төгәлләү; барысын да тышлату. Йортын тышлатып бетерүгә ялга китәргә планлаштырып тора ул. И.Нуруллин |