ТЫШЛАНУ ф. төш. юн. к. тышлау. Дерматин белән тышланган ишек тартканчы ук ачылып, безне яшь кенә лейтенант каршы алды. М.Мәһдиев. Егет, кабина түбәсеннән асылынып төшкән чуклы пәрдәләргә, бәрхет белән тышланган утыргычларга, барча яктан елмаеп карап торучы ярымшәрә кызларга карап, канәгать елмайды, каш сикертте. Р.Вәлиев

Тышлана башлау Тышланырга тотыну. Коммунистлар динне бетерү өчен ни генә кыланмады нәтиҗәсе шул: тәрәзәләребезгә тимер челтәрләр куела, ишекләребез тимер белән тышлана башлады, кичләрен урамга чыгу хәвефле эшкә әйләнде. Т.Әйди

Тышланып бетү Тышлану төгәлләнү. Хәзер инде аларның бергә утырып тамак ялгый торган кухнясы, ике йокы бүлмәсе, тагын бер зур ял бүлмәсе дә такта белән тышланып бетте. Р.Сәгъди. Абыйлар эшли торган йорт тышланып бетеп килә. Мәйдан

Тышланып килү Әкренләп, аз-азлап тышлану. Бер ай элек каркастан гына торган бина тышкы яктан плитә белән тышланып килә. Идел таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә