ТЫШЛАМА и. Бинаның, корылманың тышкы стенасына матурлык, җылылык һ.б.ш. максатлардан беркетелә торган өстәмә катлам; шуның өчен кулланылган панель, такта һ.б.ш. төзелеш материалы. Фиргалиләр бригадасы төп корпуста, генератор куелачак шактый биек урындагы тимер-бетон корылышта такта тышламаларны ала иде. С.Рафиков. Болары инде матурлык хакына гынадыр кебек: парапетлар, тышлама плитәләр урнаштыру, ябыштыру. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә