ТЫШКЫ с. 1) Берәр нәрсәнең, корылманың һ.б.ш. тышында, аннан читтә булган. Күзләре дә аның, ничектер, эчкә киткән, гүя тышкы дөньяга түгел, ә күңелендәге уйларына төбәлгән. Ә.Еники. Тышкы якта, бар тарафны оетып, җиргә куе караңгылык сыенган. А.Вергазов

2) Читтән булган, чит кешеләрдән, чит мохиттән булган. Әйе, бу аңа үзенең тынычлыгын, саулыгын тышкы тәэсирләрдән, икенче төрле әйтсәк, тәҗрибәсез һәм акылсыз җитәкченең һөҗүменнән саклап калу өчен кирәк. А.Вергазов. «Арыш анасы» составындагы алкалоидларның күләме күп кенә тышкы тәэсирләргә дә бәйле. Агулы үсемлекләр

3) Җиңел эчке кием өстеннән киелә торган. Мәрьям, үзенең тышкы киемнәрен тәмам ташлап, кечкенә бала шикелле Зыяның алдына утырып, икесе бер тун эчендә улдыгы хәлдә, яңакларын Зыяның йөзенә куеп, үзенең бу өч көнне үткәрүдә күргән газапларын сөйләмәктә иде. Г.Ибраһимов. Кызына эчке һәм тышкы киемнәр, Әлфиягә кан басымын тиешле ноктада тота торган кул сәгате, тәмле-томлы әйберләр алып кайткан. Т.Галиуллин

4) Берәр предмет яки күренешнең чын асылына карамаган, чын асылын чагылдырмаган, тыштан ук, беренче карашка ук күренә торган. Тышкы тынычлыгы астында дәртле һәм акыллы, зирәк юнәлеш бирүгә сәләтле хатын яшеренгән булып чыкты. Т.Галиуллин. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. М.Вәлиев

5) мат. Өчпочмакның (күппочмакның) теләсә нинди ягын дәвам иттергәндә, күрше як белән ике арада барлыкка килә торган (почмак тур.). Белүебезчә, өчпочмакның бер ягы дәвам ителсә, тышкы почмак барлыкка килә. Мәгариф

6) күч. Башкаларны шаккатыруга исәпләнгән. Тышкы ялтыравыклы гүзәллекне маңгай күзләре сау булганнарның барысы да күрә, ә менә эчкә яшерелгән гүзәллекне күрү өчен, маңгай күзе генә җитми, аның өчен күңел күзеңнең ачык булуы, эчке тәрбия, затлы булу шарт. Р.Батулла. Мин монда тышкы эффектлар турында да әйтмәкче булам. Р.Миңнуллин

7) Чит дәүләтләргә, оешмаларга мөнәсәбәтле; чит дәүләтләр белән бәйле булган. Иван V идарә иткән елларда Россиянең тышкы сәясәтендә дә һәм ил эчендә дә туктаусыз сугышлар, рәхимсез кан коюлар булып тора. Г.Камал. Әлеге проблемаларның территориаль һәм этник яклардан тышкы мөнәсәбәтләргә бәйле булганнары да бар. Р.Сафин

8) Чит дәүләтләрдә булган, чит дәүләтләрдә гамәлдә булган. Дөрес, соңгы 2 – 3 елда җитештерүчәнлек һәр тармакта кими башлый, әмма моны, нигездә, башка илләрнең, ягъни тышкы базар мөнәсәбәтләренең үзгәрүе белән аңлаталар. Т.Нәҗмиев

9) Чит дәүләтләрдән булган, чит дәүләтләрнеке булган. Аяусыз изүгә түзми баш күтәргән башкортларны меңәрләп-меңәрләп үтерә, аса-кисә, авылларына ут үрләтә, хатын-кызларын, балаларын коллыкка ала да, инде килеп тышкы дошман басып керсә, ярдәм итегез, дип оран сала. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә