ТЫШКАРЫ рәв. Нәрсәнең дә булса тышкы ягына, билгеле чикләрнең тышкы ягына таба. Бу режим буенча солдатка лагерь эчендә кичке отбойга чаклы йөрергә ярый, рөхсәт белән батальоннан тышкары чыгарга да мөмкинлек бирелә. Ш.Маннур. Икенче яктан, теге яки бу сүзнең изоглоссасы аерым бер телдән тышкары чыкмаса, бу аның этимологиясен шул телнең үзеннән эзләргә кирәклеген искәртә. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә