ТЫШАУЛА’У ф. 1) Эрерәк хайваннарның, гадәттә атларның, сыерларның алгы яки арткы аякларын бер-беренә якын китереп бәйләү, тышау салу. Үзе сабанга җигелгән атларны җәһәт кенә туарып тышаулады да әле яңарак кына тибеп чыккан үләнле яр буена җибәрде. М.Хәсәнов. Тау итәгенә җитүгә, ул атын тышаулады да, җәяүләп, тауга күтәрелә башлады. М.Хәбибуллин

2) күч. Кемне дә булса үзе теләгәнчә эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү. Көнен һәм төнен баш булган курку хисе уйларын да тышаулый, тезгенли, билгеле. М.Вәлиев. Кыз мәчеткә табан йөгермәкче иде, ниндидер көч аякларын тышаулады... Н.Гыйматдинова

Тышаулап бетерү Тулысынча тышаулау. Атны тышаулап бетерүгә, яңгыр ява башлады. Ш.Маннур

Тышаулап кую Тышауланган хәлгә китерү. Бер эссе көнне, атын тышаулап куеп, киндер арасына кереп йоклаган да шуннан уянмаган. А.Тимергалин. Зыялы депутатларны хакимият я кәнәфи, я төшемле урын, я фатир биреп, китабын чыгарып алдый, шул җимнәр ярдәмендә кул-аякларын, акылын тышаулап куя. Т.Галиуллин

Тышаулап ташлау Тиз генә тышаулау. Хәтта каравыш кыз дип белгән чакта да ул барысына да риза иде: изсен, сытсын, кул-аякларын бәйләсен, ниһаять, ат кебек тышаулап ташласын, тик китмәсен генә иде. М.Хәбибуллин

Тышаулап тору Сөйләү моментында тышаулау; һәрвакыт, даими тышаулау. Гайфулла абый, иелеп, атын тышаулап торганда, Рәсимә апа тегенең гимнастёркасының сүтелә башлаган җиң төбен күреп: Сал әле шул гимнәстүркәңне, җиңе өзелеп төшкәнче ямап бирим, диде. Г.Галиев. Хәзер, үзгәртеп корулар чоры башлангач, бездә еш кына социалистик реализм әдәбиятны һәм сәнгатьне тышаулап торды, торгынлыкка алып керде, дигән фикерләр әйтелә. А.Әхмәдуллин

Тышаулый башлау Тышауларга керешү. Зиннәт абзый, иртә белән тотарга җиңел булсын өчен, малайлар атланып килгән атларны тышаулый башлады. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә