ТЫША’У I и. 1) Ат яки башка хайван утлаганда еракка китмәсен өчен, алгы аякларын бер-беренә бәйли торган бау. Без дә аның артыннан иярдек, арбаларыбызны рәттән куеп, атларыбызны туардык та, аякларына тышау салып, аланлыкка җибәрдек. Г.Галиев. Нишләп мин тизәккә каткан тышау күтәреп йөрим ди! Д.Салихов

2) Сауганда тибенә алмасын өчен, сыерның арткы аякларын бер-беренә бәйли торган бау. Сыерның аякларына тышау салу

3) күч. Комачау, рухи богау. Алар кешегә гомер буе тышау булалар, объектив һәм яхшы булырга комачаулыйлар. Х.Камалов. Инде утызны түгәрәкләү алдында торган ир заты булуга карамастан, авыл туфрагында шытып, гап-гади татар гаиләсендә канына сеңгән мокытлык һәрдаим егеткә тышау булды... Берничә катлы тышау. З.Хөснияр

Тышау көтүе иск. Кулга алынган һәм сак астында кая да булса озатыла торган кешеләр төркеме; этап. Эшсез һәм паспортсыз ярминкә җирендә йөрү килешми дип, бай баласын тышау көтүе белән (этап белән) озатуны мәслихәт күрделәр. Ш.Мөхәммәдев. Тышау салу Киртә кую. Аның җанын гарипләргә, музыкасына тышау салырга теләүчеләр әле хәзер дә юк түгел. Р.Низамиев. Ыру җыены алдында, анам алдында биргән сүзегезне онытып, бүгеннән үк сез миңа тышау салмакчы буласыз. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә