ТЫШ II бәйл. 1) Кемнән яки нәрсәдән башка, кемгә яки нәрсәгә иш, шуның белән беррәттән; гайре. Аннары бу ару-алҗудан тыш аны монда тагын икенче бернәрсә тотып торды. Н.Фәттах. Әле бит аның китабын сатып алудан тыш почта чыгымнары да була. Ф.Яруллин 2) Норма, нәүбәт, план, чират, штат һ.б.ш.ларга карамаган, шуңа өстәмә рәвештә, арттырып, өстәп. Фабрикалары янгач, чираттан тыш ял биргәннәр үзенә. Г.Гомәр. Бик күп колхоз, район җитәкчеләренең мул икмәкне планнан тыш тапшырасылары килде ---. М.Мәһдиев 3) Гадәттәгечә генә түгел; бик, нык, үтә. Килә алмаган икән, егетнең сәбәбе чамадан тыш җитди дигән сүз. А.Гыйләҗев. Икенче бер кайтуымда мин аны гадәттән тыш йончыган, таушалган кыяфәттә күрдем. А.Хәлим 4) Кем яки нәрсә катнашыннан башка. Теләсәң дә туктатып булмый: синең ихтыярдан тыш үзләре агыла... Ш.Галиев. Барысы да минем ихтыярдан тыш хәл ителде. Н.Гыйматдинова 5) Берәр урыннан читтә, башка урында яки башка вакытта. Ә бит Булат мәктәптән тыш та китапларны күп укый. Р.Фәизов. Бу җыелышта сыйныфтан тыш тәрбия эшләрен оештыручы хатын гына (ул Айсинәнең бергә алтын, меңгә җиз икәнен аңлый иде) ык-мык итеп торды. Н.Көбәш 6) Оешманы белдерә торган сүзләр белән килеп, шунда булмауны, аңа кермәүне аңлата. Шунысы да игътибарга лаек: заманында гамәли яки штаттан тыш хезмәткәр булып эшләгән сәләтле кайбер яшьләр үзләре үк язучылар булып китте. Р.Фәйзуллин |