ТЫШ I и. 1. 1) Берәр нәрсәнең күзгә күренеп торган өске ягы; киресе: эч. Кошның эченә мәмердәп торган итләч кара җимеш тутырганнар да тегеп куйганнар, аннан соң тышына тәмләткечләр сылап, төче камырга төреп кыздырганнар. Р.Батулла 2) Киемнең уң ягы, өске ягы; эчлек өстенә тегелгән тукыма. Иң шәп саналган киемебез – Кутуйның эче ала, ә тышы сары эт тиресеннән тегелгән кыска туны иде. Х.Туфан. Ул сиңа кастаньетлар белән биюләр, ул сиңа эче кызыл, тышы кара озын итәкләрне сөйрәп бөтерелүләр, ул сиңа тореадорлар биюе. М.Мәһдиев 3) Керләнүдән, тузанланудан саклар өчен, мендәр, одеял һ.б.ш. әйберләргә кидерелә торган капчыксыман сүрү; тышлык. Мендәр тышы, тәрәзә пәрдәсе, галош-фәлән кайтса да шулай. М.Мәһдиев. Сабир белән Хәким караваттан бер матрас алып, тышын салдыралар. Ф.Яруллин 4) Китап, дәфтәр һ.б.ш.ның эче таушалмасын өчен, өске ягына төпләнгән яки тегелгән катыргы, калын кәгазь һ.б.; шуның өстеннән кидерелгән саклагыч чехол, тышлык. Миңгали карт такта белән бүленеп алынган икенче як бүлмәгә чыкты да, кулына папка хезмәтен үтәгән китап тышы тотып, өстәл янына, Сәгыйтьләр каршысына килеп утырды. Н.Фәттах. «Агитатор блокноты»на дәфтәр тышы кидерткән дә шундагы гомуми сүзләрне укып чыкты. Т.Нәҗмиев 5) Корылманың, бинаның тышкы ягындагы тирә-юнь, ачык һава. Газинур сикереп торгач аптырап калды: тышта таң аткан иде инде. Г.Әпсәләмов. Син инде, әби, тышта бик салкын, кырга чыкма. М.Мәһдиев 6) Килеш-килбәт, хис-кичерешләрнең чагылышы буларак чырай, йөз. Шәриф исә, тыштан сер бирмәсә дә, үзенә карата күрсәтелгән игътибарны бик ярата, аңа бик тирәннән шатлана иде. К.Тимбикова. Тыштан бик интеллигент кыяфәтле, «шәп» кешеләр. М.Вәлиев 7) Нинди дә булса чикнең, чикләнгән урынның аргы, икенче ягы. Минем куркып, каушап калмавымны күргәч, ул, кулымнан тотып, шәһәр тышындагы тау куышына – бер мәгарәгә китерде. К.Насыйри. Кайсылары, ганимәт мал күтәреп, кала тышындагы лагерьга ике-өч мәртәбә чыгып керергә өлгерде. Ф.Зариф 8) күч. Төрмә, тоткынлык һ.б.ш. урыннарның тышкы ягындагы тормыш; ирек. Бер-бер артлы хатлар килеп торса да, тыштан күңелле хәбәрләр юк иде әле. И.Нуруллин 2. с. мәгъ. к. тышкы. Юлчы яңадан тыш якка төште дә, кышлау буйлап, як-ягына карана-карана китте. Г.Ибраһимов. Бүлмәнең икенче ягында ишек тә тыш якка таба киерелеп ачылган – өерелеп суык керә. Б.Рәхимова ◊ Тышка йөрү эвф. к. тышка чыгу. Хәйдәр ул чак бала-чага гына, кысталган вакытта тышка йөрүләрнең рәтен дә җүнләп белми иде. В.Имамов. Дөрес, без, чыннан да, бабайдан калган зур ак итекне сөйрәп, тышка йөри идек йөрүен, ләкин бит баланың чиста, ак йөзе хәзер дә күз алдымда тора. Ватаным Татарстан. Тышка чыгу эвф. Табигый хаҗәтне үтәү. Әнә Ижау кызы Наташа ир-ат белән йоклап алуга ашау-эчү, тышка чыгу кебек гадәти бер шөгыль итеп кенә карый. Т.Галиуллин. Тышка чыгу, тәһарәт алу кебек оятлы гамәлләрне башкару үзе бер җәзага әверелде. М.Әмирханов. Тыш түгел диал. 1) Исәбе юк түгел (берәр нәрсә эшләргә). Моны эшләргә тыш түгел; 2) Нигезсез түгел. Аның хакындагы сүзләр тыш түгел. Р.Фәхретдин |