ТЫЧКА’Н УТЫ и. бот. 1) диал. Утлы коңгыз. Берәү урманда тычкан уты табып, учына куя да: – Тырнак хәтле генә мәхлук, кара син аны ничек яктырта! – ди. Ш.Галиев. – Минем тычкан уты бөҗәкләре бар, – дип, Дилбегә куеныннан пыяла савыт тартып чыгарды һәм җиңелчә генә савытны селкеткәләде. Р.Нуруллин

2) Черек агачның төнлә күренә торган яктысы. Менә караңгы төште, черек төпләрдә тычкан утлары кабынды. Җ.Тәрҗеманов

3) Бик начар яна торган сукыр лампа. Фургонның арткы ишеге ачылып, түшәмдәге тычкан уты урынына көзге кояшның күз камаштыргыч яктысы ургылып керә, һәм оперның: «Арестованный Сәйдәшевләр! Балалар белән саубуллашыгыз!» – дигән карлыккан тавышы ишетелә. А.Тимергалин. Ә хәзергә – рәшәткәле тәрәз, Лампа уты тычкан уты сыман. Р.Низамиев

4) Бик аз гына яктырта һәм тонык кына күренә торган кечерәк ут. Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен, – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ә.Еники. Тычкан уты хәтле яктылык юк, Табылырмы чыгу юллары?! Ф.Зыятдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә