ТЫЧКА’Н БОРЧАГЫ и. бот. Кузаклылар семьялыгыннан бөтерелмә сабаклы, куш чәчәкле күпьеллык үлән үсемлек; бормалы үлән; русчасы: горошек мышиный. Орлыкны, хайваннарга ашатыр алдыннан, тар яфраклы тычкан борчагы орлыкларыннан чистартырга я булмаса югары температурада эшкәртергә (эссе суда яки парда пешерергә) кирәк. Агулы үсемлекләр. Тычкан борчагы күп чәчәкле вика дип тә атала. Ботаника |