ТЫЧКАН и. 1) Тычкансыманнар семьялыгыннан хуҗалыкка зыян китерә торган, озынча башлы, озын шәрә койрыклы, гадәттә соры төстәге вак кимерүче хайван. Тычкан, тәмле ипи валчыгы исен шунда ук сизеп, тиз генә аның учына менеп утыра, ипи валчыкларын борынын, мыекларын матур кыймылдатып ашап та җибәрә. Н.Каштанов. Мәчеләр, тычкан аулыйсы урынга, өстәлгә менеп, кешенең үзе өчен әзерләгән ризыгын ашый. Р.Габделхакова 2) Гадәттә атның корсагында, янтыгында була торган һәм бик каты чәнчүдән гыйбарәт авыру. – Атта тычкан чире, тычкан, тычкан, – диде Нургата. А.Расих 3) махс. Атларда була торган, борын һәм бугаздагы лайлалы катлау ялкынсынуыннан гыйбарәт йогышлы авыру; русчасы: мыт. [Афзал:] Хәзер миңа, атны җитәкләп, сукыр Әкәми килгән иде. Мескеннең атына тычкан булган. Т.Гыйззәт 4) информ. Компьютерга төрле командалар бирү һәм курсор белән идарә итү җайланмасы. Башка спорт уеннарыннан аермалы буларак, әлеге чемпионатта катнашучыларга банк карталарын кәрзингә ыргытып та, компьютер тычканы белән йөгерү осталыгын да күрсәтергә туры килде. Мәйдан 5) күч. Ике башлы мускулның (бицепсның) кинәт сукканда кабарган өлеше. Алар, ялан аяклары белән таптанып, беләк тычканнарын нык кабартып, әледән-әле бер берсенә очынып кунып алдылар. Н.Фәттах ◊ Тычкан азыгы Ашалмыйча әрәм булып яткан ашамлык. Тычкан аулаган мәче кебек (сыман) Сиздермичә, сак кына. Тычкан аулаган мәче кебегрәк кылана шул Карпович. С.Шәрипов. Тычкан аулаган песи кебек (сыман) к. тычкан аулаган мәче кебек. Шуңа күрә тычкан аулаган песи кебек посып кына күзәтеп ята да, җай чыгу белән дәррәү сикереп, буып ташламакчы була. С.Поварисов. Тычкан аулаган песи сыман күзәтеп торыр инде һаман. Р.Вәлиева. Тычкан ашарлык та Бик аз гына да, бөтенләй булмау турында. Безнең [келәттә] тычкан ашарлык та азыгыбыз юк. Т.Гыйззәт. Тик күп очракларда крестьянны амбарында тычкан ашарлык та ашлыгы калмаган колхозга бәйләп тоталар! Кызыл таң. Тычкан баласы узарлык к. тычкан узарлык. Балкон каршында торган бал мичкәсенең агач капкачы күтәрелде. Чак кына, тычкан баласы узарлык кына. Х.Ибраһим. Тычкан башын ярырлык Нәрсәнең дә булса буш, иркен булуы турында. Халык таралганда, Баһауның ларёгында тычкан башын ярырлык бушлык була. М.Мәһдиев. Суыткычыгыз тычкан башын ярырлык, башкасы турында әйтмим дә инде, кефир белән сөт кенә дә юк. Р.Вәлиев. Тычкан башы ярылыр к. тычкан башын ярырлык. Ә хәзер берсе дә мөмкин түгел: сукмаган көлтәне сатып булмый; келәткә керсәң, өсәкләрдә тычкан башы ярылыр. Г.Ибраһимов. Тычкан башы ярылырлык к. тычкан башын ярырлык. Бура төпләре тап-такыр, тычкан башы ярылырлык. Г.Бәширов. Тычкан бәбәк хурл. Бик кечкенә һәм бик хәрәкәтчән, елтыр күзле кеше турында. «Тычкан бәбәк» дип Фатихәттәй Яңгураны әйтә иде. Г.Әпсәләмов. Тычкан борыны үтмәс Бик еш, бик куе. Тычкан борыны үтмәс чытырманлыкны ничек чыгарсың, балам? Әкият. Тычканга ташланган песи кебек Бик тиз, җәһәт, озак уйлап тормыйча. Акылыннан шашкан ана чырылдап кычкырып җибәрде, тычканга ташланган песи кебек, бар көченә камыл арасына ыргылды. Н.Фәттах. Тычкан да үтеп йөри алырлык к. тычкан борыны үтмәс. Шуңа күрә камалыштан кеше түгел, тычкан да үтеп йөри алырлык булмасын! Р.Сәгъди. Тычкан йөрәкле Куркак. Әлбәттә инде, мондый кыз тычкан йөрәкле, камыр беләкле Фоатка тиң түгел иде. Ф.Яруллин. Тычкан кимерерлек к. тычкан ашарлык та. Тычкан кимерерлек азыклары да калмаган кешеләрдән ни көтәргә? Мәйдан. Тычкан койрыгы кебек (төсле, сыман) Бик юка, нәзек, гадәттә, нечкә чәч үреме турында. Кайчандыр аркан очлары кебек салынып торган калын кара толымнары хәзер зур көмеш тәңкә тагылган тычкан койрыгы кебек кенә булып калган. Р.Кәрами. Ул тычкан койрыгы сыман бөтәрләнеп килгән тар кашлары астыннан сөзеп төбәлгәндә, аның бораулы, утлы карашы дәү-дәү ирләрне дә бер карышка чүктергәндәй итә. В.Имамов. Тычкан күз 1) хурл. к. тычкан бәбәк. Тор әйдә, тычкан күз! Ә.Зарипов; 2) Кечкенә елтыр күзләр турында. «Әйттем мин сиңа!» – дигән шикелле, тычкан күзләрен зәһәрле елтыратып, иренә бер карап алды да, ашыгып, эссе чәй чөмерергә тотынды. Н.Фәттах. Тычкан күзәткән мәчедәй Бик нык игътибар белән, күзен дә алмыйча, күздән югалтмыйча; бернинди дә тавыш чыгармыйча, тыныч кына. Тычкан күзәткән мәчедәй, Фоат артыннан гел күзәтеп кенә йөрде, ә инде Фоат класста берәр кыз белән генә калса, ишекне терәтеп куеп, боларны чыгармыйча интектерә иде. Ф.Яруллин. Тычкан күзе к. тычкан уты (4 мәгъ.). Беренче бүлмәдә тычкан күзе генә яна. Г.Әпсәләмов. Ә ыңгырашу тәмам якынайгач, алдан сөйләшенгән буенча, «тычкан күзен» – кытай фонарен – өч мәртәбә яндырып алдым. Н.Гамбәр. Тычкан күзе кадәр (кебек, хәтле, чаклы) Бик кечкенә нәрсә яисә кечкенә булып ялтырап күренгән ут турында. Ә тәрәзәдә, малайкай, тычкан күзе кадәр генә ут яна. Н.Фәттах. Уртасына тычкан күзе хәтле генә май тамызалар. А.Хәсәнов. Мишеньдә, бер тиен акча зурлыгындагы унлы ак түгәрәкнең нәкъ уртасында, тычкан күзе кебек кенә кара тишек хасил булган иде. Г.Рәхим. Тычкан күзенә кырып салырлык Бик аз. Ярдәм, диләр, ләкин шунысы бик сәер: Тычкан күзенә кырып салырлык хәер! Р.Ханнанов. Тычкан күзенә сибәрлек (тә) Бик аз гына да. Җитмәсә, фатирга түләрлек акча, тычкан күзенә сибәрлек азык калмады. Ш.Бикчурин. Тычкан лампасы к. тычкан уты (4 мәгъ.). Мин синең шикелле, [китапны] төн буенча тычкан лампасы белән дә укып чыга идем. Ф.Сәйфи-Казанлы. Безнең әби-бабайлар тычкан лампасы яктысында укыганнар. Кызыл таң. Тычканлы-мәчеле (уены) уйнау 1) Күзләре бәйләнгән баланың башка балаларны эзләп, куып йөрүеннән гыйбарәт уен; 2) Шаярту, кызык өчен йөрү. Берәр офицер белән танышып, тычканлы-мәчеле уены уйнасаң, үзеңә җиңелрәк булыр. Х.Камалов. Тычканлы-мәчеле уйнарга яраттылар, тыштан ялтырап та, эчләре хәйлә белән тулган --- егет кесәсе исәбеннән шоколад кимерергә һәм кинога чабарга ашкынып торучы тәмле тамак, шыр сыйрак булып чыктылар. Ф.Хөсни. Тычкан саклаган мәчедәй (мәче кебек) к. тычкан күзәткән мәчедәй. Тычкан саклаган мәче кебек, бик сакланып кына, бик акрын гына күкрәгем өстеннән шуып, шул йоклаган солдатка таба киттем. Ш.Мөхәммәдев. Тычкан саклаган мәчедәй, иртән дә, кичен дә подъезд төбендә уралырга тырышты. Ф.Баттал. Тычкан сыртлы 1) Артык таләпчән; вакчыл. Эзләнә торгач, председательнең тычкан сыртлыгына тап булдык, иптәшкәйләрем, вакытлы-вакытсыз йөткереп тә булмый хәзер. Ф.Хөсни; 2) Сер, сәбәп. Эрмитажга йөрүдән килеп чыккан тамашаның тычкан сыртлысы шунда: монда мин бер түтәй белән таныштым. Ф.Хөсни. Тычкан танавын да канатмаган Бернинди батырлык кылмаган, үз көчен күрсәтмәгән. Син бит тычканның танавын да канатмаган кеше. М.Хәсәнов. Тычкан таяк белән йөри торган (йөрер) Бик сак булуны таләп итә торган (заман, вакыт тур.). Заманалар бик болгавыр, тычкан таяк белән йөри торган вакыт, шул тикле байлыкны яман күзгә күрсәтү юньлегә илтмәячәк. Г.Ахунов. – Заман – кара төн, кешеләре – ерткыч-җанвар, – диде карчык. – Тычкан таяк белән йөрер вакыт, сакланганны Алла саклаган. Ә.Галиев. Тычкан тәбесе Засада; гомумән кыен хәл, котылгысыз капкын. [Комбат:] Тычкан тәбесе! Кая ата алам, күрегез! – Әмма кече лейтенантның ризасызлыгы карышу түгел иде, шуңа комбатның ачуы килмәде. Х.Камалов. Тычкан тоткан песи кебек к. тычканга ташланган песи кебек. Тычкан тоткан песи кебек кенә эләктереп ала, дим. Т.Гыйззәт. Тычкан туярлык та к. тычкан ашарлык та. Кая ул мал! Тычкан туярлык та ашлыгың булмасын ларыңда. Р.Вәлиева. Тычкан узарлык түгел к. тычкан борыны үтмәс. Сигез кабинетның һәркайсында – икешәр педагог, коридорларда тагын җиде кеше күзәтчелек итә. Кыскасы, тычкан да узарлык түгел. Н.Вахитов. Тычкан урынына буып ташлау Кемне дә булса бик җиңел үтерү, юк итү, кимсетү. Алайга китсә, хәзер җимереп, басып керерләр, тычкан урынына буып ташларлар, малайкай! Н.Фәттах. Тычкан урынына сыту к. тычкан урынына буып ташлау. Әхимне бераз читкәрәк этәрде дә калтыранган тавыш белән пышылдады: – Йөгер, егет, тиз бул! Югыйсә ул сине тычкан урынына сытачак. Ф.Зыятдинов. Тычкан үтмәслек к. тычкан борыны үтмәс. Төшкәч, патша улы әйтә: – Тычкан үтмәслек чыршылык. Әкият |